Әгәр сезгә даруханәдә яки кибеттә чек бирелмәсә, даруханә, кибет җитәкчелегенә, кирәк булса салым хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. «Россия Федерациясендә исәп-хисапны башкарганда контроль-касса техникасын куллану турында» 22.05.2003 ел, № 54-ФЗ Федераль закон буенча, гражданнар һәм оешмалар мәнфәгатьләрен тәэмин итү, кулланучылар хокукларын яклау максатларында Россия Федерациясе территориясендә исәп-хисапны тормышка ашырганда ККТ куллану кагыйдәләре, шулай ук исәп-хисапны тормышка ашыруның билгеләнгән тәртибен, табышны исәпкә алуның тулылыгын тәэмин итү кагыйдәләре билгеләнде.
Хәзерге вакытта сатып алучылар (клиентлар) белән исәп-хисап алып баручы барлык оешмалар һәм хосусый эшмәкәрләр, законда билгеләнгән кайбер очраклардан тыш, ККТ кулланырга тиеш.
Исәп-хисапны башкарганда ККТ кулланучы сатып алучыга касса чекын кәгазьдә тапшырырга яки сатып алучыга исәп-хисапны гамәлгә ашырганчы сатып алучы тарафыннан бирелгән абонент номерына яки электрон почта адресына электрон формада җибәрергә тиеш (54-ФЗ номерлы Федераль законның 1.2 статьясындагы 2 пункты).