Лениногорск китапханәчесе грантлы булды

2016 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Шушы көннәрдә мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсендә республика Хөкүмәте грантларына ия булучылар билгеле булды, алар арасында безнең хезмәттәшебез дә бар, дип шатлыклары белән уртаклаштылар үзәкләштерелгән китапханәләр системасыннан.
Ул - күп еллар китапханәдә эшләүче, хәзерге вакытта үзәк китапханәнең методик бүләк мөдире вазифасын башкаручы Әлфирә Солтанова. Аңа иң яхшы мәдәният хезмәткәре буларак “Терәк һәм абруй” номинациясенең хөкүмәт гранты тапшырылган. Котлыйбыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International