Республикада өйгә мин пенсия фендыннан дип килеп, пенсия тупланмаларын дәүләтнекеннән дәүләтнеке булмаганга күчертү очраклары теркәлде.
Аны Троицк приходының яшьләр бүлеге оештырды, нигездә православие яшьләре катнашты. Тамашачылар вальс биючеләргә сокланды, аларны әзерләргә Мәдәният сарае хореографы Евгения Быкова булышты.
8 ноябрьдә 8.00 - 12.00 сәгать аралыгында республика буенча Росреестр идарәсенең Лениногорск бүлеге өлешләп төзелеш килешүләрен дәүләт теркәве үткәрү буенча “кайнар линия” үткәрә. Телефон: (85595) 5-44-59.
4 ноябрьдә «Пирамида»да «Безнең йорт – Татарстан” этномәдәни фестиваленең гала-концерты үтте. Бездән сайлап алу турын үткән «Пируэт» үрнәк бию төркеме ансамбле дә (җитәкчеләре Зөлфия Витакова) катнашты.
Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне уңаеннан, 18 ноябрьдә сәгать 10.00 да Мәгариф йортында халыкны кабул итү уздырыла.
1-3 ноябрьдә Волжск шәһәрендә грек-рим көрәше буенча бөтенроссия турниры үтте. Анда төрле шәһәрләрдән йөздән артык көрәшче катнашты.
6 ноябрьдә Мәдәният сараен янында бәйрәм концерты үтте, лениногорскилыларны Мәдәният сараеның үзешчән артистлары котлады. ”Яшь гвардия” оешмасы членнары шарлар, лента һәм буклетлар тараттылар.
Кичә Урмышлы авылының Тынычлык урамындагы йортта янгын чыккан. Нәтиҗәдә йорт янып беткән. Бик озак сүндерә алмадылар дип язалар социаль челтәрләрдә. Сәламәтлекләренә зыян килүчеләр юк.
2015 елның гыйнварыннан «Иминият пенсияләре турында»гы федераль закон үз көченә керде. Аның буенча пенсияләрне билгеләү, исәпләү, корректировка ясауның яңа кагыйдәләре кертелә.
Гәреевлар гаиләсе 5 ноябрьдә "алтын туйларын" билгеләп үтте.
Юбилярларны район башлыгы Рәгать Хөсәенов, "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы Рафаэль Нурмөхәммәтов котлады. Сезгә һәм балаларыгызга ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм иминлек телибез, диде алар.