Ивановка авылында мәчет ачылды. Бәйрәмгә кунаклар килде, авыл халкы җыелды. Әлеге авылдагы изге йорт төзелә башлауга дистә елдан артык вакыт үткән. Аны башлаучы, башыннан ахырына хәтле оештырып йөргән кешесе Туктаргали агай Талипов. Кызганыч, мәчет ачылу тантанасында үзе катнаша алмады, бик каты авыр хастаханәдә ята, диделәр. Хатыны Нәгыймә бар иде.
Әлеге изге йорт районыбыздагы утызлап мәчетнең берсе буларак барлыкка килде, - диде тантанада катнашкан район башкарма комитет идарәчесе Марат Якупов. Район башлыгы исеменнән Туктаргали агайга, изге эшкә үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәтен җиткерде.
Мәчетнең үзенчәлеге – аның төрле милләт вәкилләре, төрле дин тотучылар яшәүче авылда барлыкка килүендәдер. Бәйрәмдә катнашкан авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Алина Бодряева билгеләп үтүенчә, бүген авылда рус, чуаш, татар, үзбәк, таҗик, украиннар яши. Алар арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр киләчәктә дә дәвам итсен иде, диде ул. Әлеге дин йортының авылда яшәүче мөселманнарга хезмәт итүен теләде.
Ун еллар тирәсе элек әлеге авылда татар зираты да барлыкка килгән булган. Шулай ук зур тырышлык, бердәмлек белән.
-Әлеге изге йорт менә безнең дә мәчетебез бар дип күрсәтер өчен генә барлыкка килмәде. Җәмгыятькә файда китерсен иде, балаларны, халыкны тәрбияләүдә зур роль уйнасын иде, дигән сүзләр әйтте күп еллар район мәгариф идарәсен җитәкләгән һәм әлеге авылда яшәүче Рафих Хәмидуллин. -Туктаргали агага сәламәтләнеп, башкарган эшләрен күрергә насыйп булсын, дип теләде.
Мәчеткә кеше йөрсен, яшьләр тартылсын, изге эшләрне киләчәк буын дәвам итсен, дигән уй-фикерләрен белдерде бәйрәмдә катнашучылар, ахырдан барысын да корбан ашы белән сыйладылар.