Мәдәният сараенда район башлыгы Кубогына шаяннар һәм тапкырлар клубы лигасы узды.
Уен-көлкеле тамашада Лениногорск, Әлмәт, Бөгелмәдән барлыгы ун команда катнашты. Иң яхшысы дип, Бөгелмәнең “Гамбит” командасы танылды, аларга Кубок тапшырылды. Беренче урынны “Моя команда” (Бөгелмә), икенче урынны “Бобрята” (Әлмәт) командалары алды. Лениногорскиның “Сборная “Компот” егет-кызлары өченче урында. Шулай ук безнекеләрдән ике команда - “ Smile” һәм “Любимый город” үз номинацияләрендә җиңүче булды.