2017 елның 10 нчы гыйнвар көнендә Лениногорск шәһәрендә беренче пар игезәк балалар тууы рәсми рәвештә теркәлде. Вәлеев Руслан белән Алия гаиләсендә Элина белән Аделина дөнъяга килде. Аларга исәнлек-саулык, җитез һәм бәхетле булып үсүләрен, ә инде әти-әниләренә балаларын үстергәндә мәхәббәт, тынычлык һәм сабыр булуларын телибез.