Кышкы каникул көннәрендә Мәдәният сарае яшь лениногорскилылар өчен төрле чаралар үткәрде. 8 гыйнварда “Юбилейный” паркында “Кыш” үзе килеп уеннар оештырды. Ул балаларны Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән котлады, бүләкләр таратты.