Лениногорск урамнарын кардан чистарталар

2017 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

Шәһәр урамнарын кардан чистарту эше дәвам итә. Соңгы ике тәүлек эчендә шәһәрдән 1,2 мең кубометр кар читкә чыгарылган.

Урамнар чистарту эше бүген дә дәвам итә. Шул сәбәпле транспорт чаралары хуҗаларын машиналарын ишегалларында, подъезд төпләрендә, юл буйларында калдырмау, йортлар араларына керә торган юлны капламау сорала, чөнки кар чистартуга комачаулый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International