Лениногорск районында хоккей буенча беренчеләр билгеләнде

2017 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

5 гыйнварда район мәктәпләре, 6 гыйнварда авыл яшьләре арасында хоккей ярышлары үтте.

Мәктәп укучылары хоккейны Шөгердә уйнады, барлыгы 6 команда катнашты.

Нәтиҗәләр: 1 урында - Шөгерлеләр, 2нчедә - Иске Шөгер, 3нчедә - Тимәш, 4нчедә - Куакбаш, 5нчедә- Зәй- Каратай, 6нчыда - Зеленая Роща.Авыл яшьләре Тимәштә уйнады, 5 команда катнашты.

1нче урында - Зәй - Каратай, 2нчедә - Зеленая Роща, 3нчедә - Куакбаш, 4нчедә - Тимәш, 5нчедә - Шөгер.Призлы урын алучыларга бүләкләр, ә җиңүчегә күчмә кубок тапшырылды, дип хәбәр итә Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International