14 гыйнвар көнне Чайковский шәһәрендә (Пермь өлкәсе) юниорлар арсында чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Россия беренчелеге узды.
Түбән Новогород, Киров, Магадан, Сахалин, Свердловск өлкәләреннән, Пермь, Краснодар крайларыннан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Татарстан һәм Башкортостан Республикаларыннан 66 трамплинчы ярышты.
Шулар арасыннан Лениногорск спортчылары Максим Сергеев җиңү яулады, Александр Логинов III урын алды. Егетләр Россия спорт мастеры нормативларые үтәделәр.