"Кортсон" кунакханә комплексы мәйданында "Бердәм Россия" Бөтенрәссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең XXVI конференциясе узды. Анда узган дүрт елдагы эшчәнлеккә нәтиҗәләр чыгарылды.
Конференция эшендә Татарстан Республикасы Президенты, "Бердәм Россия" партиясенең Югары советы әгъзасы Рөстәм Миңнеханов, "Бердәм Россия" партясе Генераль советы Секретаре, Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Сергей Неверов, "Бердәм Россия" БСП ТТБ Секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасыннан РФ Дәүләт Думасында депутатлар һәм бөтен республикадан 300 гә якын делегат катнашты.
Республикадагы конференция партиянең 1637 беренчел һәм 45 җирле бүлекчәләрендә узган хисап-сайлау кампаниясен тәмамлый.
Төп доклад белән "Бердәм Россия" БСП ТТБ Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, узган чорда партянең республикадагы төбәк бүлегенең эшчәнлеге мөһим вакыйгаларга һәм уңай конструктив эшкә бай булды.