Россия матбугаты көне уңаеннан, җирле массакүләм матбугат чаралары хезмәткәрләрен котладылар.Чара "Ярмарка" нәшрият йортында чәй табыны артында үтте. Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова билгеләп үткәнчә, шәһәр һәм районда чыгып килүче газетларның һәрберсенең үз йөзе, үз укучылары бар. Ул район башлыгының котлау сүзләрен җиткерде һәм төрле редакция хезмәткәрләренә район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.