Шәһәрдәшебез - тыл хезмәтчәне, ветеран-укытучы Тәслимә Газизулла кызы Газизуллина олы юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан, аңа Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм җирле администрациядән бүләк тапшырдылар.
Озын гомерле якташыбыз, шөкер, үзен яхшы хис итә, зиһене дә әйбәт, иркенләп сөйләшеп утырды. Туган көненең 95 кышына керсә дә, тормышка зарланмый- уфтанмый. Омтылучан, якты карашлы Тәслимә әбинең тормыш девизы да: “Төшенкелеккә бирешмәскә, куйган максатларга ирешергә тырышырга кирәк”. Үзенең озак яшәвенең сере тормышны, кешеләрне яратуда һәм аларга хөрмәт белән карауда, дип саный. Әйе шул, ул кешеләрне, балаларны яратмаса кырык елга якын гомерен изге һөнәр –укытучылыкка багышламас иде.
Әлеге күркәм юбилеена ялгызы килеп җитсә дә, кайгыртучан кызлары- Фәридә һәм Фиалка, онык-оныкчыклары янәшәсендә үзен бик бәхетле тоя ул.