ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2017 ел
сишәмбе

14 фераль көнен барлык гашыйклар да билгеләп үтә торгандыр. Ә инде кайберәүләрнең, бу көнне үзләренең никахларын рәсми рәвештә теркәргә дә теләкләре бар. Шундыйлардан булып бүген, Лениногорск шәһәре Язылышу сараенда ике пар үзләренең тормышларн бәйләп җибәрде.

Россия Олимпия комитеты «Олимпийское признание» интернет-проектында катнашырга чакыра. Сез танылган чемпионнар, спортчыларга мөрәҗәгать итеп, алардан җавап алачаксыз.

Бүген, 14 февараль - Изге Валентин көнендә Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә инде менә 100 нче бала туу рәсми рәвештә теркәлде. Ильин Алексей белән Светлана гаиләсендә бәхетле вакыйга - ир балалары дөньяга килде. Исемен Роман дип кушып, балаларына көчле һәм нык булуын багладылар.

Халык җыеннары авылларда 16-31 гыйнвар аралыгында үтте. Аларда 2 меңнән артыграк кеше катнашты. Халык тарафыннан йөзләп сорау бирелде, шуның 67се эшкә алынды. Иң мөһимнәре: юллар ремонтлау, су һәм электр белән тәэмин итү, ФАП төзү, клуб ремонтлау. Мэриядә район башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә узган җыеннарга нәтиҗә ясалды.

Гражданнар оборонасының тарихы ерак 1932 елларга барып тоташа. Ә 1990 елда Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы барлыкка килә.

Тиз һәм сыйфатлы итеп эшләү – халыкка дәүләт хезмәте күрсәтүчеләр алдында торган бурычларның иң беренчесе. Документ ничек тизрәк рәсмиләштерелсә, икътисад та тотрыклырак үсәчәк. Росреестрның хокукны электрон рәвештә рәсмиләштерүе - соңгы вакыттагы мөһим мәсьәләләрнең берсе  булып тора. Бу эш февраль аеннан башланып китте.

18-22 февральдә Казанда Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Региональ укыту-методик үзәге белән берлектә "Биеклек. Куркынычсызлык – 2017" Республика конкурсы уздырачак.

Лениногорск районы һәм шәһәре пенсия фонды идарәсендә 2016 елга нәтиҗә ясау, 2017 елга бурычлау билгеләү конференциясе үтте.

Ул 11 февральдә Әлмәттә узды, анда шәһәребезнең 36 студенты катнашты. Тренингка республиканың көньяк-көнчыгышыннан 200ләп кеше килгән иде.

Еш кына фаҗига газ җиһазының төзек булмавы аркасында килеп чыга. Шуңа аларның дөрес эшләвенә аеруча нык игътибар итегез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International