"Биеклек. Куркынычсызлык – 2017" конкурсында катнашучылар югары дәрәҗәдә осталыгын күрсәтәчәк

2017 елның 14 феврале, сишәмбе

18-22 февральдә Казанда Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Региональ укыту-методик үзәге белән берлектә "Биеклек. Куркынычсызлык – 2017" Республика конкурсы уздырачак.

Конкурсның максаты – биеклектә эшләр оештыру һәм үткәрү вакытында профессиональ компетенцияләр дәрәҗәсен күтәрү.

Бәйгедә катнашу бушлай. Катнашырга теләк белдерүчеләр арасында Казан силикат стена материаллары заводы, “Казан” Халыкара аэропорты, "Спецэнергомонтаж" ҖЧҖ һәм башкалар.

Гаризалар 15 февральгә кадәр Казан ш., Н.Ершов ур., 61, (110 оф.), Rumts116@mail.ru адресы буенча кабул ителәчәк.

Элемтә өчен җаваплы зат – Бабаназарова Рәисә Рәшид кызы, +7 (903) 314 16 07.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International