23 февральдә “Яшьлек» спорткомплексында Кекусинкай каратэ буенча республика беренчелеге ярышлары узачак, Алар Социалистик хезмәт Герое Гринь Михаил Петрович истәлегенә багышлана.
Һәр елның 15нче феврале совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылган көне буларак билгеләп үтелә. Әнә шул сугыш көннәреннән инде 28 ел вакыт узган. Шул уңайдан шәһәребезнең Мәдәният сараенда чара булып узды.
14 февральдә мәдәният сарае сәхнәсендә Гашыйклар көне уңаеннан концерт булды. Сәхнәдә үзешчән артистлар Илгизә Галләмова, Людмила Михайлова, Алла Любимова, Раил Гыйззәтуллин чыгыш ясады.
Табыш артыннан куганда, барлык чаралар да ярый, ди кайберәүләр. Иң популяр юлы –соры эш хакы түләү. Ике як та ота кебек: эшче югары хезмәт хакы ала, эш бирүче взнослар түләми, шул исәптән пенсия фондына да.
Иртәгә, 17 февраль көнне, бу темага багышланган практик семинар булачак.Шәһәрнең баш архитекторы семинарда катнашучыларга "Юбилейный"паркын үзгәртү концепциясен тәкъдим итәчәк.
15 февральдә шәһәребезнең Туган якны өйрәнү музеенда "Сугыш хатлары" исемле очрашу узды.
Бирегә 2нче мәктәптән 2"В" сыйныф укучылары килгән иде. Хәзерге буын өчен сугыш кырыннан бабалары язган 2000 хат нәрсә ул? Нинди мәгънәгә ия?
Ул интернационалист сугышчыларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Әфган сугышы – бик күп гаиләләргә кайгы-хәсрәт китергән сугыш. Россиядә, 2011 елдан алып, әлеге сугышта һәм башка хәрби конфликтларда һәлак булганнарны искә алу көне билгеләп үтелә.
9 сыйныф укучыларына дәүләт йомгаклау аттестациясе имтиханнарын тапшыру өчен гаризаларны 1 мартка (1 мартны кертеп) кадәр тапшырырга кирәклеген искә төшерә. Бу хакта ведомствоның рәсми сайтында хәбәр ителә.
Дәүләт йомгаклау аттестациясе имтиханнарында катнашу өчен 9 сыйныф укучылары үз мәктәбендә гариза язарга тиеш. Гаризада укучы сайлаган предметлар һәм йомгаклау аттестациясенең формасы күрсәтелә: төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) һәм дәүләт чыгарылыш имтиханы (ГВЭ).
Барыбызның да диярлек печать куйдырырга дип озын чиратларда торганы бар. Берәр документ алыр өчен контордан - конторага йөрү дә күбесенә таныш. Биш ел дәвамында Дәүләт хезмәте күрсәтү үзәкләре мондый эшләр башкарганда ярдәм итә.
Дәүләт хезмәте порталында теркәү узарга өлгермәгән булсагыз: beta.gosuslugi.ru теркәлегез һәм дәүләт хезмәтләреннән чиратсыз файдаланыгыз.
Пенсия фонды бүлекчәсе «Мәҗбүри пенсия иминияте буенча 2016 елның иң яхшы иминиятләштерүчесе” конкурсына старт бирелүе турында хәбәр итә. Иң яхшылар март аенда билгеле булачак. Хезмәткәрләре өчен страховой взносларны вакытында һәм тулысынча түләп баручы предприятиеләрне җиңү көтә.Уңышлар телибез!