Халык җыеннары авылларда 16-31 гыйнвар аралыгында үтте. Аларда 2 меңнән артыграк кеше катнашты. Халык тарафыннан йөзләп сорау бирелде, шуның 67се эшкә алынды. Иң мөһимнәре: юллар ремонтлау, су һәм электр белән тәэмин итү, ФАП төзү, клуб ремонтлау. Мэриядә район башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә узган җыеннарга нәтиҗә ясалды.