Россия Олимпия комитеты «Олимпийское признание» интернет-проектында катнашырга чакыра. Сез танылган чемпионнар, спортчыларга мөрәҗәгать итеп, алардан җавап алачаксыз.
Моның өчен СТЕНАПРИЗНАНИЙ.РФ сайтына кереп, яраткан спортчыгызны күрсәтергә һәм аңа сүзләр язарга кирәк. Җавапны да шунда ук көтегез. Спортның кышкы төрләре көне уңаеннан оештырыла.