Еш кына фаҗига газ җиһазының төзек булмавы аркасында килеп чыга. Шуңа аларның дөрес эшләвенә аеруча нык игътибар итегез.
Газ исе сизсәгез:
- тирә-яктагыларга сак булырга кирәклеге турында хәбәр итегез;
- ут, электр приборларын кабызмагыз;
-бүлмәне җилләтегез;
- авария хезмәтенә шалтыратыгыз, мобиль телефоннан 104, стационарыннан - 04;
- бинадан чыгып китегез.
Газ плитәсеннән дөрес файдалану кагыйдәләре:
- кабызу алдыннан бинаны җилләтү кирәк;
- шырпыны кабызып якын китерергә, шуннан соң гына газны ачарга;
- газ плитәнең төзек булмавын күрү белән, газ хезмәтенә шалтыратыгыз.
Тыела:
- эшләп торган газ приборларын караучысыз калдыру;
- мәктәпкәчә яшьтәге балаларны якын китерү;
- газ плитәсен бинаны ягу өчен куллану;
- бина һәм подвалларда газ тутырылган баллоннар саклау;
- үзлектән газ үткәрү, яисә ремонтлау.