28 февральдә тәҗрибә уртаклашу максатында башлангыч сыйныф укытучылары өчен бердәм метод көн үтте. Анда 5нче һәм 28нче балалар бакчасы тәрбиячеләре дә катнашты. Программа буенча, ачык дәресләр, мастер-класслар, сыйныф сәгате үткәрелде.
Хәрби-патриотик тәрбия бирү айлыгы кысаларында 28 февраль көнне Лениногорскиның 8 мәктәп базасында батырлык темасына багышланган шигырь укучылар бәйгесе узды.Конкурста район мәктәпләренең 5-7 сыйныф укучылары катнашты.
Язның беренче көне - иң матур, якты һәм елның иң күркәм көннәреннән берсе. Шушы көннән башлап бу матур ел фасылы табигать белән идарә итүне үз кулларына ала: агачлардагы яшь бөреләр уяна, табигать җанлана. Яз килү белән күңелдә бары уңай хисләр генә уяна, ә йөрәкләр мәхәббәт ритмы белән тибә башлый.
Ул Иске Шөгер авыл җирлегендә үтте. Ул көнне авыр хәлдәге берничә гаиләнең хәле тикшерелде, комиссия составындагы белгечләр аларга консультация бирде. Шулай ук дәүләт тарафыннан бирелүче ташламалар турында да сөйләделәр.
Теркәүнең өч айга тукталуы турында хәбәр алдыгызмы. Нигә шулай озакка туктатылган? Нәрсәләр эшләргә кирәк – бу турыда сайтның рус телендәге вариантыннан укыгыз.
1972 елның 1 мартында Гражданнар Оборонасының Уставы үз көченә керә. 1990 елның 18 декабрендә Гражданнар оборонасы көнен 1 мартта билгеләп үтәргә дигән резолюция кабул ителә. Хәзер әлеге Халыкара оешмага 50 ил керә.
1 мартта «Эфир» телеканалында Росреестр идарәсе бүлек начальнигы Энҗе Мөхәмәтгалиева телевизор караучыларга «Дача амнистиясе» буенча 2017 елдан кертелгән үзгәрешләр турында сөйли. Тапшыруны 5.50, 6.50 һәм 7.50 сәгатьләрдә карагыз.
28 февральдә шәһәрдәшебез Бөек Ватан сугышы ветераны, ветеран-нефтьче Николай Васильевич Никонов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.Тумышы белән юбиляр Саратов өлкәсеннән. Безнең шәһәргә 1952 елны килеп урнаша. Шәһәр электр челтәре идарәсендә, "Лениногорскнефть" идарәсенең ПРС цехында электрчы булып хезмәт куя.
Лениногорск шәһәрендә бу айда иң сирәк очраган исемнәр булып: Антоний, Самуил, Данислав, ә инде кыз балаларга Иллария, Илүзә һәм Есения язылды. Мондый ата-аналарның креативлыгы еш очрамый. Шулай да беренче урында традицион исемнәр кала.
«Исток-Башлангыч» үзәгенд әлеге темага багышланган чара үтте, аны шәфкать туташы Чаркина Тамара Владимировна оештырды.