ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2017 ел
чәршәмбе

5 майда Түбән Камада үткән грек-рим көрәше буенча республика беренчелегендә безнең көрәшчеләр уңышлы чыгыш ясады. 

 

 

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 72 еллыгын үткәрү кысаларында 5 май көнне сугыш ветераны Новиков Михаил Алексей улы мәктәп укучылары белән очрашты.

Шәһәребездә “Мәңгелек ут” янында үткән митинг, парад чиксез горурлык хисләре белән сугарылган иде.


9
май, 2017 ел
сишәмбе

Хөрмәтле лениногорскилылар! 10 майга каршы төндә җилнең көчәюе көтелә, яшенен булырга мөмкин.


7
май, 2017 ел
якшәмбе

Лениногорск районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. 

Җиңү көне алдыннан  администрация вәкилләре   бюджет оешмасы ветераннары белән очрашты. Алар өчен чәй табыны оештырылган иде. Аларны район башлыгы Рәгать Хөсәенов тәбрикләде, артистлар концерт куйды.


5
май, 2017 ел
җомга

Байраклар белән бизәлгән, биш машинадан торган колонна Лениногорск урамнары буйлап узганда, беркем дә битраф калмагандыр, мөгаен. Бу гади урам буйлап йөрү генә түгел иде. Ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, администрация вәкилләре җитәкчелегендәге делегацияне мәктәп укучылары каршы алып, рәхмәт белдереп, озатып калды. “Ура, Җиңү язын алып килүчеләргә рәхмәт” , - диде  алар.

5 майда үзәк китапханә хезмәткәрләре 2 нче мәктәп укучылары өчен чара үткәрде. Анда укучылар Бөек Ватан сугышының төп вакыйгаларын белде, истәлекләр укыды, сораулар бирде.

«Исток-Башлангыч» үзәге хезмәткәрләре Җиңү бәйрәменә багышланган бик күп чаралар үткәрде. “Беркем дә онытылмый” акциясе барышында шәһәр зиратында сугыш ветераннарының каберләрен чистарттылар.

Җыелган халыкны ветераннар советы рәисе Марс Исхаков котлады. Алар каршында үзешчән артистлар чыгыш ясады. Һәр чыгыш хәрби тематикага багышланган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International