Байраклар белән бизәлгән, биш машинадан торган колонна Лениногорск урамнары буйлап узганда, беркем дә битраф калмагандыр, мөгаен. Бу гади урам буйлап йөрү генә түгел иде. Ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, администрация вәкилләре җитәкчелегендәге делегацияне мәктәп укучылары каршы алып, рәхмәт белдереп, озатып калды. “Ура, Җиңү язын алып килүчеләргә рәхмәт” , - диде алар.