Шәһәребездә “Мәңгелек ут” янында үткән митинг, парад чиксез горурлык хисләре белән сугарылган иде.
-Җиңү көне – гадәти булмаган бәйрәм, - диде район башлыгы Рәгать Хөсәенов. -Бүген шәһәр һәм районда 68 сугыш ветераны, 1 меңнән артыграк тыл хезмәтчәне яши. Без сезнең алдыбызда башыбызны иябез, -диде ул. Президент исеменнән халыкны республика буенча Россельхознадзор идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов котлады.
Бәйрәм чарасы тантаналы парад белән дәвам итте, алар артыннан “Үлемсез полк” йөрешендә катнашучылар китте. Бәйрәм Үзәк мәйданда кичкә кадәр дәвам итеп, салют белән төгәлләнде.