ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Лениногорск муниципаль районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Миннигалямова Елена Яков кызы 1960-1981 елларда шәһәребезнең беренче Язылышу сарае җитәкчесе булган - Мещерякова Нина Андрей кызын Җиңү көне белән котлады.


10
май, 2017 ел
чәршәмбе

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов оешма-предприятие җитәкчеләре катнашында “Алмакай” ат утарында атлар чабышы үткәрү буенча киңәшмә үткәрде. Җыелучылар урында әзерлек барышы белән танышты, башкарасы эшләр турында сөйләште.

Бәйрәм чаралары барлык ТОСларда да үтте. 500ләп кешене өенә барып котладылар. 7, 8нче ТОСта чәй эчү оештырылды, концерт күрсәтелде. Шулай теп, һәр ТОС диярлек үзенчәлекле чара оештырып, ветераннарга хөрмәтен күрсәтте.

«Исток-Башлангыч» үзәге белгечләре “Чаралар комплексы” дигән эшлекле уен үткәрде. Ул теоретик һәм практик өлештән торды. Белгечләр сорауларга да җавап бирде.

 

9 майда «Логос” үзәге белгечләре һәм волонтерлары Мәңгелек ут янында чара үткәрде. Алар ветераннарга – чәчәкләр, халыкка тасмалар, белешмәлекләр таратты.

Ачык ишекләр көне узды Ел саен Җиңү бәйрәме көнне шәһәребезнең Туган якны өйрәнү музее Ачык ишекләр көне игълан итә.

9 майда үзәк китапханәдә шул исемдәге патриотик акция үтте. Ул көнне шәһәр халкы викторинада, музыкаль киоскта катнашты. Ахырдан белешмщлеклщр ёщм флаерлар таратылды.

8 майда барлык авыл җирлекләрендә тантаналы митинглар үтте. Анда сугыш ветераннары, администрация вәкилләре, халык катнашты.  Ул көнне барлык Җиңү обелискларына чәчәкләр куелды, ветераннарга концерт күрсәтелде.

13нче ТОС вәкилләре 4 нче мәктәп укучылары белән тыл хезмәтчәннәрен котлады Алар Ленинград блокадасында катнашкан Вельмезева Валентина Григорьевна өенә барды. Ветеран ул еллардагы авырлык турында сөйләде.

 

5 майда Түбән Камада үткән грек-рим көрәше буенча республика беренчелегендә безнең көрәшчеләр уңышлы чыгыш ясады. 

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International