Лениногорск районында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов булып китте

2017 елның 7 мае, якшәмбе

Лениногорск районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Президент иң элек республика Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов һәм район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән вертолеттан язгы кыр эшләренең барышын, кырларны  күзәттеләр. Аннары Кирлегәч авылы янындагы кырда авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, белгечләр, авыл җирлеге башлыклары белән очрашты. Кирлегәчтә  авыл халкы белән очрашты, ветераннарны бәйрәм белән тәбрикләде, һәйкәлгә чәчәкләр салды. Шулай ук республика программасы буенча авыл клубы ремонты белән танышты. Биредә эшләр 70 процентта башкарылган.Рәгать Хөсәенов кыскача чәчү барышы белән таныштырды, районда авыл хуҗалыгы буенча башкарылган эшләрне әйтеп узды. Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Әхмәтов игенчеләрнең эше белән канәгать булуын белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International