Җиңү көне уңаеннан, “Игелеклелек агачы” хәйрия программасында катнашырга чакырабыз.
Үзәк китапханә кабат әлеге гомумроссия акциясенә кушылды һәм ретро-кичә үткәрде. Фойеда осталар җыелган иде, алар үз эшләрен алып килгәннәр. Бераздан кунаклар 1950-1960 елларга кире кайткандай булдылар.
Җиңү бәйрәме алдыннан Балалар район думасы һәм «Форпост», Студентларның хезмәт отряды штабы, “Логос” катнашында “Георгий тасмасы” акциясе үтте. Үтеп баручыларга Георгия тасмалары тактылар, фикерләрен әйттеләр.
4 майда «Исток-Башлангыч» үзәгендә, «Ровестник» клубы, «Волонтер» үзәге катнашында сугыш ветераны Наил Сәйдәшев белән очрашу үтте. Экскурсия дә оештырылган иде.
“Теннис Холл” кортында күп төр ярыш буенча гаиләләр катнашында “Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе” дигән эстафета узды, дип хәбәр итә теннис үзәге.
14 май көнне 11.00 сәгатьтә Лениногорск районы Югары Каран авылында урнашкан “Алмакай” атлар утары территориясендә атлар чабышы – төрки халыкларның милли күңел ачу чарасы – “бәйге” узачак!
«Исток Башлангыч»үзәгендә “Волонтер” үзәгенә йөрүчеләр катнашында хатын-кызлар өченчираттагы утырыш үтте. Ул “Сабын симфониясе” дип аталды. Алар сабын ясарга өйрәнделәр.
Иртәгә, 6 май көнне, сәгать 10.00да Куйбышев урамы 7 нче йортта Василий Дмитриевич Пилипенко истәгенә мемориаль такта ачу тантанасы узачак.
9 май- Җиңү бәйрәме көнендә шәһәрдә кайбер урыннарда юллар ябылачак. Сәгать 8.00 дән 13.00гә кадәр, “Үлемсез полк” йөреше вакытында, Ленинградская - Крупская урамы- Ленин проспекты- Җиңүнең 50 еллыгы урамы маршруты буенча ябылачак. Үзәк мәйданга 8.00дән 22.00гә кадәр транспорт белән керү рөхсәт ителми.
«Управление ЖКХ» порталы 28 - 30 июньдә бөтенроссия конференциясен үткәрә. Анда тәҗрибәле белгечләр чыгыш ясаячак. Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантыннан укыгыз.