Әгәр кешедән өеңдә нәрсәләрнең булуы бик мөһим, дип сорасаң, ул янгын сүндергеч турында исенә дә алмый. Ул бик кирәкле кебек, тик аны мәҗбүри алырга дигән бернинди закон да юк. Тик янгын китереп чыгарган чыгымнарны бернәрсә белән дә үлчәп булмый. Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында.
7 ноябрьдә 14.00 - 16.00 ссәгать аралыгында Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская лениногорскилыларны кабул итә. Кабул итү урыны: Мәгариф идарәсенең ( Шашин урамы, 22нче йорт) 12нче кабинеты.
5нче балалар бакчасында әзерлек төркеменә йөрүче балаларны җәяүлегә кабул иттеләр. Бәйрәмгә 4нче мәктәп укучылары да чакырылган иде. Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында.
Хөрмәтле шәһәрлеләр һәм кунаклар! 4 ноябрьдә бәйрәм чаралары үткәрелгәндә, Ленинградская урамы иртәнге сәгать 7 дән 12.00 сәгатькәчә вакытлычы ябылачак. Ул Ленинградская урамының Гафиятуллин һәм Вахитов урамнары арасына кагылачак. Маршрутыгызны алдан ук планлаштырыгыз.
Халыклар бердәмлеге көненә багышланган концерт һәм авыл хуҗалыгы ярминкәсе 4 ноябрьдә Үзәк мәйданда узачак.
3 ноябрьдә – Халыклар бердәмлеге көне алдыннан, лениногорскилылар зур чарага кушыла - “Зур этнографик диктант” язачак.
Республика Экология министрлыгы “Чиста яр” республика конкурсына нәтиҗә ясады, җиңүчеләр арасында лениногорскилылар да бар.
Узган атнаның шимбәсендә лениногорскилылар “Хезмәткә һәм оборонога әзер бул” бөтенроссия физкультура-спорт комплексының көзге фестиваленә кушылды. Яшьләр, олылар, предприятиедә эшләүчеләр һәм студентлар – барлыгы йөзгә якын кеше ГТО нормативлары тапшырды.
Газ белән бик сак эш итү кирәк. Ул чыгып торганда агулануга гына түгел, ә шартлауга да китерергә мөмкин.
28-29 октябрьдә муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыклары муниципаль хезмәткәрләр республика спартакиадасында катнашты.