Газ исен сизсәң нишләргә?

2017 елның 30 октябре, дүшәмбе

Газ белән бик сак эш итү кирәк. Ул чыгып торганда агулануга гына түгел, ә шартлауга да китерергә мөмкин.

Истә тотыгыз:

Газ приборларын үзлегеңнән ремонтлау ярамый.

Газ торбаларына кер элә торган бау бәйләмәгез.

Торбаларындагы дефектны үзегез бетерергә тотынмагыз.

Үзегез өйдә булмаганда, газ торбаларын эшләтеп калдырмагыз.

Әгәр  ис сизсәгез:

Газ кранын ябыгыз.

Бинаны җилләтегез.

“04” номеры буенча газ хезмәтен чакырыгыз.

Ут һәм газ приборларын  кабызмагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International