28-29 октябрьдә муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыклары муниципаль хезмәткәрләр республика спартакиадасында катнашты.
Ул Зәй шәһәрендә үтте. Безнең район командасы Баулы һәм Яр Чаллы командадарын җиңде, Түбәк Кама һәм Алабуга командаларына оттырды. Уналты команда арасында безнекеләр алтынчы урын алды.