Узган атнаның шимбәсендә лениногорскилылар “Хезмәткә һәм оборонога әзер бул” бөтенроссия физкультура-спорт комплексының көзге фестиваленә кушылды. Яшьләр, олылар, предприятиедә эшләүчеләр һәм студентлар – барлыгы йөзгә якын кеше ГТО нормативлары тапшырды.
Иртәдән үк спортчыларның кәефе күтәренке иде. 1нче спорт мәктәбенең манеженда алар озынлыкка сикерде, 1 минут эчендә тиз генә пресс ясады, тартылдылар, ир-егетләр гир күтәрде, спорт ядрәсе ыргыттылар, шулай ук 2 һәм 3 километрга йөгереп, җиңел атлетика тапшырды.
Моның белән генә фестиваль тәмамланмады: “Яшьлек” спорткомплексындагы тирга барып, пневматик винтовкадан атып карадылар. Йөзү буенча нормативларны тапшыру 18 ноябрьдә “Юбилейный” бассейнында булачак. ГТО сынауларын 6 яшьтән 70 яшькә кадәр теләүче һәркем тапшыра ала.
ГТО физкультура-спорт комплексының бик яхшы билгесен алыр өчен бары берничә шартны гына үтәргә кирәк.
- Рәсми интернет-порталда www.gto.ru теркәлеп, идентификация номеры алырга, шәхси кабинет булдырыла. Анда нәтиҗәләр дә күренәчәк.
- ГТО сынауларын тапшыру өчен тест үзәгенә гариза тапшырырга, (Шашин урамы, 20нче йорт, 3 кат)
- Яшәү урыны буенча поликлиникага барып, физик культура, спорт белән шөгыльләнергә ярый дигән медицина белешмәсе булу кирәк
- Нормативларны тапшыру көнендә үзәккә килеп теркәлергә, үзегез белән документ һәм медицина белешмәсе булу тиеш. Физик күнегүләр алдыннан мускулларны яздырып алырга онытмагыз.
- Барлык бирем-сынауларны “бик яхшы” билгесенә тапшырганнан соң, 6 ай дәвамында уку яисә эш урынында бүләкләү тантанасы булачак. Анда билге һәм таныклык тапшырачаклар. Шәхси кабинетта нәтиҗәләрне карап, күзәтеп барырга онытмагыз.