Лениногорскилыларны зур этнографик диктант язарга чакыралар

2017 елның 30 октябре, дүшәмбе

3 ноябрьдә – Халыклар бердәмлеге көне алдыннан, лениногорскилылар зур чарага кушыла - “Зур этнографик диктант” язачак.

Диктантны теләге булган һәркем яза ала. Акция нәтиҗәләре 12 декабрьдә - Россия Федерациясе Конституциясе көнендә билгеле булачак. Диктант халыкның этнографик белемен, Россиядә яшәүче халыкның тарихын белүен чагылдырачак, шулай ук этнографиягә актуаль фән буларак игътибарны юнәлтәчәк. Лениногорскилылар аны Мәгариф идарәсендә ( Шашин урамы, 22нче йорт) язачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International