Лениногорскида Халыклар бердәмлеге көнендә концерт һәм ярминкә булачак

2017 елның 31 октябре, сишәмбе

Халыклар бердәмлеге көненә багышланган концерт һәм авыл хуҗалыгы ярминкәсе 4 ноябрьдә Үзәк мәйданда узачак.

Ярминкә сәгать 8дә башлана. Бәйрәм  концерты 10да. Халык алдында үзешчән сәнгать артистлары чыгыш ясаячак.

6 ноябрьдә лениногорскилылар өчен тагын бер концерт була. Ул Татарстан Республика Конституциясе көненә багышлана һәм Мәдәният сараенда узачак. Барыгызны да көтеп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International