ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Көннәр салкынайтты, шәһәр күллеге, райондагы сулыклар өсте боз белән капланды,  гадәттән тыш хәлләр бүлеге хезмәткәрләре мондый боз өстенә керергә ярамавы турында кисәтә.

2018 елның 14 ноябрендә Лениногорск муниципаль районы муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Бриллиант туйларын билгеләп үтүче Мөхәмәдҗанов Харис Исмайл улы белән Зәкия Лотфула кызын котлау тантанасы уздырылды.

28 ноябрьдә «Госзакупки и СМСП: эффективность и перспективы развития» темасы буенча түгәрәк өстәл үткәрү планлаштырыла.

14 ноябрьдә Лениногорскида "Табак - наш общий враг" дигән тәмәкегә каршы акция үтте.

Шушы көннәрдә Лениногорскида республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Наталья Гречанникова рәислегендә тикшерү эшләрен оештыру эшләренә кагылышлы киңәшмә үтте, дип хәбәр итә ведомство сайты.

Нинди генә бәйрәм булмасын, алар  һәрвакыт уяу, күпләр ял иткәндә  эшләренең иң кызган вакыты була. Полиция хезмәткәрләре  гаиләләре белән бергә ял иткән, бердәнбер көн булгандыр ул, мөгаен.

Ул Мәдәният сараенда үтте. Анда балалар бакчаларында тәрбияләнүче 150 бала катнашты, алар 28 концерт номеры әзерләгән иде.

Хәзер кәбестә тозлау вакыты җитә, менә шушы тыгыз, эре кәбестәләрне алырга кирәк әле, дип сөйләнә-сөйләнә узган атнаның якшәмбесендә үзәк мәйданда узган ярминкәдән халык яшелчә, ит һәм башка продукция алды.

"Будет чисто" республика яшьләр экологик хәрәкәте фестивалендә экологик эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләр арасында Лениногорскиның "Будет чисто" яшьләр экологик хәрәкәте.


14
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Якшәмбе, 18 ноябрьдә Лениногорск муниципаль районында үзара салым буенча референдум үтәчәк. Ундүрт авыл җирлегендә референдум, калган унысында җыеннар үтәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International