Якшәмбе, 18 ноябрьдә Лениногорск муниципаль районында үзара салым буенча референдум үтәчәк. Ундүрт авыл җирлегендә референдум, калган унысында җыеннар үтәчәк.
Үзара салым авыл җирлекләрендә бик күп сорауларны хәл итәргә ярдәм итә. Җыелган акча республика хөкүмәте тарафыннан дүрт тапкырга арттырыла.
18 ноябрьдә тавышны иртәнге 7.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр бирергә була. Үзең белән паспорт булу мөһим.
Лениногорск районы халкын референдум һәм җыенда катнашырга чакырабыз.