Көннәр салкынайтты, шәһәр күллеге, райондагы сулыклар өсте боз белән капланды, гадәттән тыш хәлләр бүлеге хезмәткәрләре мондый боз өстенә керергә ярамавы турында кисәтә.
Бәла аяк астында гына бит. Мәсәлән, шушы көннәрдә Минзәлә районында 15 яшьлек үсмер боз астына төшеп батып үлә язган. Дуслары белән әле яңа гына катып киткән боз өстенә керергә уйлаган ул. Ул бата башлагач, дуслары качкан, бәхеткә, үзе яр кырыена чыга алган. Аның әти-әнисенә карата административ беркетмә төзелгән.
Бездә шәһәр сулыкларын балыкчылар якын итә инде. Үткән ялларда берничәсе күренде. Бозгә кермәгәннәр, бу юлы кырыйда гына утырдылар.
Калынлыгы җиде сантиметрдан да кимрәк булган бозга кергән өчен, 1,5-2 мең сум штраф каралганын да исегездән чыгармагыз, дип кисәтәбез.
- Бигрәк тә балаларны сулык тирәләренә йөрергә җибәрмәгез, урамда да үзләре генә йөрмәсеннәр, - дип кисәтә коткаручылар.