Лениногорскиның яшь экологлары җиңүче булды

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

"Будет чисто" республика яшьләр экологик хәрәкәте фестивалендә экологик эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләр арасында Лениногорскиның "Будет чисто" яшьләр экологик хәрәкәте.

Безнең шәһәрдә әлеге хәрәкәт 4 ай элек кенә барлыкка килсә дә, шактый эшләр башкарырга өлгергән. Законсыз чүплекләр, шәһәр урамнары һәм ишек аллары, урам тирәсендә чистарту эшләре алып барганнар.

Яшьләр хәрәкәтенең эшчәнлеген республика Экология министрлыгы югары бәяләгән. "Будет чисто"ның лидеры Илдар Мостафин һәм вәкиле Аделина Зиннуровага төп бүләк - велосипед тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International