Хәзер кәбестә тозлау вакыты җитә, менә шушы тыгыз, эре кәбестәләрне алырга кирәк әле, дип сөйләнә-сөйләнә узган атнаның якшәмбесендә үзәк мәйданда узган ярминкәдән халык яшелчә, ит һәм башка продукция алды.
Көне яңгырлы булса да, җитештерүчеләргә дә, сатып алучыларга да комачау итмәде. Район аграр предприятиеләре, фермерлар җитештергән продукцияне һәрвакыт яратып алалар. Әнә Түбән Чыршылыда үзләре җитештергән сөт ризыкларын ярминкәгә алып килгәннәр, сыр, катык, кефир, эремчек һәм сөтне озын-озакка сузмадылар, сатучының каршындагы өстәле бушады.
- Без ярминкәдән калганыбыз юк, киләбез, сатабыз, халык ала. Шулай ук шәһәр кибетләренә, базарга да продукцияләрне сатуга куйдылар. Барысы да свежий, чиста продукт, бәяләре дә кулай, - ди Түбән Чыршылыдан килгән апалар.
Ул көнне кәбестә, бәрәңге һәм ит белән яхшы сәүдә иттеләр. Кәбестәне берничә җирдә саттылар, бу юлы сатучылар “для засола” дип тыгыз, эре кәбестәләр алып килгәннәр. Әлеге яшелчәнең бәясе 14 сумнан башлап, 17 сумга кадәр иде.
Һәр ярминкә саен бәрәңге белән “Лениногорская агрофирмасы” предприятиесе тәэмин итә. Бу юлы да төрле сортларын алып килгәннәр, капчыкларга салынган бәрәңгенең килограммын 12-14 сумнан саттылар. Шулай ук башка җитештерүчеләр дә әлеге яшелчә белән сату иттеләр.
“Маркс”, “Сатурн-Урал”, “Ленин”, “Ялтау агрофирмасы” хуҗалыклары ит белән куандырды. Сатучыларга сабырлык бирсен дип карап тордым, чөнки сатып алучылар теге кисәкне карый, анысын ошатмый да, икенче кисәкне карарга тотына. Сарабикколдан килүчеләр әйтүенчә, сату әйбәт кенә бара, зарланырлык түгел, ярминкәләрдән сатып бетереп, кайтып китәбез, диләр.
Ярминкәгә “КамАЗ” машинасына төяп, ашлык сатарга да алып килгәннәр. Авыл хуҗалыгы идарәсендә әйтүләренчә, “Восходящая Заря” бөртеклеләрне бик күпләп саткан. Бодай, арпаның килограммын сигез сумнан.