Һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

Нинди генә бәйрәм булмасын, алар  һәрвакыт уяу, күпләр ял иткәндә  эшләренең иң кызган вакыты була. Полиция хезмәткәрләре  гаиләләре белән бергә ял иткән, бердәнбер көн булгандыр ул, мөгаен.

Мәдәният сараенда Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан  еоштырылган  бәйрәм чарасы иде ул. Тамаша залына район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәм ветераннар, аларның гаиләләре, кунаклар килгән Лениногорск эчке эшләр бүлеге начальнигы Рөстәм Ибраһимов котлау сүзләре җиткерде, хезмәттәшләренең  намуслы хезмәтен билгеләп үтте, аларга түземлек һәм яңадан-яңа уңышлар теләде.

Бәйрәм барышында бүләкләүләр дә мулдан булды. Бер төркем хезмәт алдынгыларына яңа званиеләр бирелде, “Россиядә хокук саклау органнары оешуга 300 ел” һәм төрле дәрәҗәдәге медальләр, Рәхмәт хатларына, Мактау грамоталарына лаек булдылар.

-Тормыш сездән тәвәкәллек, батырлык сорый. Хезмәтегез зур ихтирамга лаек. Киләчәктә дә хәвефсез тормыш тәэмин итү, җинаятьләрне киметү, тәртипсезлекне булдырмау буенча тырышлык куярсыз дип ышанабыз, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков,  диде һәм хокук сакчыларына рәхмәтен белдерде.

Хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган хезмәткәрләрне дә онытмадылар, бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Мәдәният сарае, полиция хезмәткәрләре һәм аларның балалары катнашында оештырылган җырлы-биюле концерт бәйрәмгә ямь өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International