Лениногорскида башлангыч белем бирү белән мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү арасында күчүчәнлек буенча методик атналык оештырылды

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

4 декабрьдән 11 декабрьгә кадәр шәһәрнең 4нче мәктәбендә методик атналык узды. Ул “Башлангыч белем бирү белән мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү арасында күчүчәнлек” темасына багышланды.

Методик советка 5нче балалар бакчасы тәрбиячеләре  килде. Башта әлеге бакчада семинар-практикум узды. Анда 4нче мәктәп укытучылары килде. “Түгәрәк өстәл” барышында мәктәпкә әзерлек турында сөйләшенде. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны әхлакый, физик, психологик яктан әзерләү мәсьәләләре каралды, 4нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучылары М. Шиһапова, Н. Сафина киңәшләрен бирделәр.

Методик атнада “Светофор” клубы ачылышы вакытында балалар бакчасы һәм мәктәпләрнең агитбригадалары юл хәрәкәте кагыйдәләренә кагылышлы чыгышлар тәкъдим иттеләр.

Атна ахырында мәктәпкәчә яшьтәге балалар 4нче мәктәпкә кунакка барды. Монда физкультура укытучысы Ш. Сәлахов алар белән “Күңелле стартлар” үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International