Лениногорск рәсем сәнгате мәктәбе приз белән кайтты

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

Күптән түгел “Татнефть” “Рухият” фонды В. Спиваков Халыкара хәйрия фонды белән берлектә мәдәни-белем проекты уздырды. Ул Владимир Спиваков III Академия. Балалар-балаларга. Татарстан” дип аталды.

7 декабрь көнне Лениногорскида данлыклы россия музыкантлары, хореографлары һәм рәссамнарының мастер-класслары узды. Анда Мөслим, Ютазы, Бөгелмә, Баулы, Карабаш, Уруссу, Актүбә, Азнакай, Лениногорск балалары катнашты. Соңыннан фондның иң яхшы стипендиатлары, иң яхшы иҗат коллективлары катнашында концерт узды. Педагоглар мастер-класс тәкъдим итте.

8 декабрьдә Түбән Камада фондның  ябылу тантанасы узды. Лениногорск рәсем сәнгате мәктәбеннән Полина Забалуева һәм аның укытучысы Татьяна Әгълиуллина проектта катнашуда диплом һәм стипендия белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International