Лениногорскида зональ семинар-практикум узды

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

11 декабрь көнне 28нче балалар бакчасында тәрбиячеләр өчен зональ семинар-практикум узды. Тәрбиячеләр Бөгелмә, Әлмәт, Азнакайдан килде һәм Лениногорск тәрбиячеләре катнашты.

Тәрбиячеләр һәм белгечләр үзләренеэ эш тәҗрибәсен мастер-класслар ярдәмендә күрсәтте, әлеге эш алымнары педагогик технологияләрне нәтиҗәле куллануга юнәлтелгән иде.

28нче балалар бакчасы тәрбия буенча күргәзмә әзерләгән.

Бу семинар-практикум мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә эшләүчеләр өчен файдалы һәм нәтиҗәле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International