Лениногорскида торак-коммуналь хезмәтләр бурычын бетерү мәсьәләсенә кагылышлы киңәшмә үтте

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

12 декабрь көнне мэриядә, район башлыгы Рәгать Хөсәенов кабинетында халыкның ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларга карата булган торак-коммуналь  бурычларны бетерүгә кагылышлы киңәшмә узды. Монда ТСЖ рәисләре, идарәче компанияләр, суд приставлары вәкилләре катнашты.

1 декабрьгә булган мәгълүматка караганда, торак-коммуналь хезмәтләр өчен ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларга булган бурычы –116,6 миллион сум тәшкил итә. Узган ел шул чорда 3,5 миллион сум булган.

Ай саен дебиторлык бурычларны киметү юнәлешендә мониторинг алып барыла. Торак-коммуналь оешмалар декабрь башына судка кадәрге дәгъвалар җибәргәннәр, шулай ук суд приставларына да башкарма битләр бирелгән.

9 150 958 сум түләттерелгән.

Бурычларны бетерү буенча контрольне көчәйтергә, бергәләп рейдлар үткәрергә дигән карар кабул ителде. Атна саен эшләнгән эшләр турында район башлыгына җиткереп торырга кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International