Лениногорскилы ГТО нормаларын тапшыру буенча Татарстан суперфиналында җиңде

2018 елның 17 декабре, дүшәмбе

14 декабрь көнне Казанда “ГТО” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең суперфиналы узды. Анда  иң яхшылар җыелып, нормативлар тапшырып,  Татарстан Республикасының иң яхшы значок иясе өчен, беренче урын өчен ярышты.

Ул көнне спортчылар урыннан ераклыкка сикерде, пневматик винтовкадан атты, гимнастик эскәмиядә күнегүләр башкарды. Барысы Татарстаннан 60 катнашучы ярышты.

Безнең Лениногорск вәкиле Гүзәлия Зулхаровна Әхмәдишина  үзенең IX яшь төркемендә иң яхшы күрсәткечләргә ирешеп, беренче урынга лаек булды. Якташыбызны котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International