12 декабрь көнне Мәскәүнең Зураба Церетели сәнгать галереясында Нади Рушева исемендәге Халыкара балалар рәсем конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Анда чит илләрдән дә килгәннәр иде. Лениногорск рәсем сәнгате мәктәбе укучылары “Театр. Кичә һәм иртәгә” номинациясендә үз эшләрен тәкъдим иттеләр. Конкурс җиңүчеләре: Якубова Камилла (укытучысы Постнова Т.Г.), Фёдорова Валерия (укытучысы Постнова Т.Г.), Сафин Әмир (укытучысы Гречная А.М.) булды.
Конкурста җиңүчеләрнең эшләре Россия Сәнгать Академиясенең дипломнары белән бүләкләнде, иң яхшылары конкурсның каталогына да керәчәк.
Конкурсның программасы бик бай булды. Мастер-класслар күрсәтелде, Галерея буенча экскурсия узды, данлыклы сәнгать эшлеклеләре белән очрашулар үтте.
Укучыларны һәм укытучыларны җиңүләре белән котлыйбыз.