14 декабрь көнне “Исток-Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Халыкара чәй көненә багышлап, “Рус халкының чәй эчү традициясе” чарасы узды.
Әлеге чарада аз тәэмин ителгән гаиләләрдән булган хатын-кызлар катнашты. Әлеге чараның максаты – бергә чәй өстәле янында утырып, аралашу иде.
Чәй өстәле янында вакыт тиз үтте. Чәйнең тарихы турында да сөйләштеләр, организмга ничек тәэсир итүе хакында да белделәр. Вакыт файдалы узды.