Атна саен дүшәмбе көнне уздырыла торган эшлекле киңәшмәдә бу атнада шәһәр һәм районның актуаль сораулары каралды. Анда предприятие-оешма җитәкчеләре, республика министрлыгының бүлекчә җитәкчеләре, хезмәт күрсәтүче оешмалар катнашты.
Лениногорск эчке эшләр бүлеге начальнигы Рөстәм Ибраһимов узган атнада бүлек хезмәткәрләре белән башкарган эшләре турында, район территориясендәге хәл турында доклад ясады. Аннан шулай ук җитәкчеләр дә эшләнгән эшләр хакында кыскача сөйләп үттеләр.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов бәйрәмгә шәһәрнең һәр микрорайонын бизәүгә игътибар итәргә кушты. Кышкы чорда махсус техникаларның эшләве сораулары каралды. Моннан тыш авыл хуҗалыгы ярминкәсе, янгын куркынычсызлыгы, терроризмга каршы куркынычсызлык, цифрлы телевидениегә күчү кебек мәсьәләләр дә каралды.
Соңыннан җитәкчеләргә тиешле йөкләмәләр, бурычлар билгеләнде.