Лениногорскида бәйрәм чаралары вакытында юллар ябыла

2018 елның 21 декабре, җомга

22 декабрь көнне шәһәрдә бәйрәм чаралары вакытында, авыл хуҗалыгы ярминкәсе һәм үзәк чыршы ачылу чаралары булачак. Шунлыктан вакытлыча юллар ябыла.

Иртәнге 7.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Үзәк мәйдан аша  Вахитов урамыннан Гафиятуллин урамына кадәр;

14.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Тукай урамы аша Чайковский урамыннан Гагарин урамына кадәр.

Шулай ук шәһәр Башкарма комитеты карары нигезендә, 24 декабрьдән 14 гыйнварга кадәр Үзәк мәйданда Тукай урамы буенча  Ленинградская урамыннан Мәдәният сараена кадәр транспорт чараларына чикләүләр кертелә. Бу вакытта Яңа ел бәйрәмнәре һәм Раштуа бәйрәмнәренә кагылышлы чаралар узачак.

Юлда хәрәкәт иткәндә алдан планлаштырып куегыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International