Лениногорскида теннис буенча Ачык Беренчелек узды

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

15-16 декабрь көннәрендә Лениногорск теннис холлда теннис буенча һәвәскәрләр турниры узды.

Ярышлар ир-атлар парлы разрядында үтте. Лениногорскидан тыш Казан, Сыктывкар, Уфа, Ижевск, Яр Чаллы, Әлмәт, Октябрьскийдан да спортчылар килгән иде.

Кунакларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков, Лениногорск Теннис Федерациясе җитәкчесе Сергей Кандауров, "Геотех-сервис" җәмгыяте директоры Ильгиз Шиапов сәламләде.

Уеннар бик матур, кызыктыргыч итеп үтте. Беренче урынны Казаннан Вильданов Руслан белән Селецкий Антон алды.  Икенчедә Әлмәттән  Гатин Рәис белән Емельянов Павел алды. Өченче урынны Бусоргин Сергей (Ижевскидан) белән Гудабандзе Иракли (Казаннан) алды.

Турнир ахырында кубок һәм барлык катнашучыларга призлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International