Бүген Алексеевск муниципаль районында зональ семинар-киңәшмә узды. Ул “Авыл хуҗалыгында җитештерү нәтиҗәлелеген арттыру резервлары” темасына багышланды.
Киңәшмә республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов җитәкчелегендә узды.
Киңәшмәдә Лениногорск делегациясе дә катнашты. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов, Лениногорск районының аграр предприятие җитәкчеләре һәм инвесторлары катнашты.