ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Берничә көннән... башлана... Салютлар, петардалар... Яңа ел бәйрәмнәрендә кич, төнлә күк йөзе ялт-йолт һәм шарт-шорт килә. Әлбәттә, бәйрәмдә күңел ачу гаеп түгел. Ләкин саклыкны онытмаска кирәк.
"Роспотребнадзор" идарәсе россиялеләргә пиротехник эшләнмәләр сайлау буенча киңәшләр биргән. Бу хакта ведомство сайтында хәбәр ителә.
”Иң беренче чиратта, рөхсәт ителмәгән сәүдә урыннарында пиротехника сатып алмагыз”, – диелә хәбәрдә.
Ведомствода, шулай ук, пиротехника сатып алганда төргәкләрнең торышына игътибар итәргә киңәш итәләр. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә пиротехниканы 16 яшьтән кечерәкләргә сатып алу тыела, дип ассызыклаганнар.
 

21-22 декабрь көннәрендә Октябрьскийда грек-рим көрәше буенча төбәкара ярышлар узды.

 

Лениногорск муниципаль районында “Яшьләр сертификаты” республика проекты янәдән старт алды. Проектны реализацияләү вакыты 2018 елда ноябрьдән декабрьгә кадәр.
 

Яңа ел бәйрәме алдыннан муниципаль учреждение хезмәткәрләре кызыклы чаралар уздыра.

 

23 декабрьдә "Юность" спорткомплексында 3нче спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлеге Кыш бабай призына "Күңелле стартлар" уздырды.
 

Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәренең “Татарстан Республикасы РТПЦ” филиалы 6 декабрьдә икенче мультиплекс каналларын тарата торган җиһазларны  регионда эшләтә башлады. Республиканың  99 процент халкы хәзер 20 цифрлы эфир телеканалларын югары сыйфатта бушлай карый ала.

 


25
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың төп чыршы бәйрәмендә барлык балаларны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

Шәһәребездә шугалак булдыру - лениногорскилыларның күптәнге хыялы булгандыр. Бозда тимераякта шуарга теләүчеләр хәзер иркенләп шуа алалар. Бүген үзәк мәйданда район башлыгы инициативасы белән белән шугалак ачылды.

25 декабрь көнне Лениногорск политехник колледжында чыгарылышлар арасында имтихан узды, алар А1, В, С, D, Е категорияле машиналар һәм тракторлар йөртүгә укыды.

24 декабрь көнне "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре  "Юбилейный" паркында яңа ел тамашасы уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International